Әни-җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тибрәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән.Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы-кояшта,
Күкнең матурлыгы-йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.
Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез.Кадерлик без әниләрне,олылыйк!Аларның канатлары каерылмасын,тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен!Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!
Син соң әллә изге фәрештәме,
Әллә инде тылсым иясе.
Йөрәк җылың өчен рәхмәт әйтеп
Килә бүген башны иясе.
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барсын сыйдыручы зур йөрәк.
Рәхмәт сиңа, гомер буе безне
Сакладың син һәрбер ялгышудан.
Синең өчен ныклы саулык, бәхет
Сорыйбыз без һәркөн Аллаһыдан.
Күңелдәге барлык җылы, матур сүзләр,
Бүген ,Әни, сине зурлап яңгырасын.
Теләкләрнең иң изгесен, кадерлесен,
Килә ,Әни, бары сиңа яудырасым.
Күктә кояш ничек балкып, көлеп торса,
Син дә ,Әни, безнең өчен кояш кебек.
Нурлы йөзең, җылы сүзең, күз карашың,
Һәммәбезнең яктырта бит тормыш күген.
Сәламәт бул, мәңге шулай балкып яшә,
Сабыр, тыйнак, уңган-булган әниебез.
Сине, Әни, үрнәк итеп, өлге итеп,
Тормышларны гөлгә күмеп яшибез без.
Җаның тыныч, тазалыгың ныклы булсын,
Ак әби син, саф күңелле әниебез.
Котлап сине шушы матур бәйрәм белән,
Рәхмәт әйтеп баш иябез һәрберебез!
Әнидән дә бөек кем бар? — беркем дә юк!
Әнидән дә назлы кем бар? — беркем дә юк!
Әнидән дә олы җанлы? — беркем дә юк!
Әнидән дә ягымлысы? — һич кем дә юк!
Абынганда кул бирүче — әни генә!
Кайгы килсә бүлешүче — әни генә!
Шатлык барда куанучы — әни генә!
Бала диеп җан атучы — әни генә!
Әниләрнең йөрәгенә бар да сыя,
Ут кайгыра бала өчен үзе генә.
Әниләрне кайгыртмыйча яшәтергә,
Бирсен Аллам барыбызга гомер генә.
Утка салмыйк әниләрнең йөрәкләрен,
Ходай кабул итсә иде теләкләрен.
Соңга калмый йөгереп кайтып яннарына
Аңлаталсак иде безгә кирәкләрен…
Гөлсем Нәбиуллина
Иң сөйкемле сүзләр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Иң-иң татлы сүзләр-синеке!
Җан изрәткеч җырлар-синеке!
Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!
— Бердәнбер кызым! — дип, иркәләп һәм сөеп,
Үстердең син мине, Әнкәем!
Җил-яңгыр тидерми, яшисең хәзер дә.
Кадерләп ниләр соң әйтәем?!
Гомерем буена, тоям мин, Әнием,
Наз тулы йөрәгең җылысын.
Телимен мин сиңа, бәйрәмең көнендә.
Саулыкның корычтай ныклысын.
Ана яши җирдә бала өчен,
Гомер буе булып терәге.
Аккан суга, янган утка керә,
Бала өчен тибә йөрәге.
Бер минут та истән чыгармый ул,
Гомер биргән сөю җимешен.
Җаны белән тоеп яши Ана,
Баласының йөрәк тибешен.
Ана күңеле — диңгез. Бар да сыя:
Борчулар да, шатлык — барсы да.
Сөенечле язлар, якты җәйләр,
Көзе-кышы, моңы-зары да.
Дулкынлана диңгез. Баласының
Борчуларын күрсә, хафадан.
Баласына гомер, тәүфыйк сорап.
Яши ана һәркөн Алладан.
Балалары шатлык бүләк итсә.
Йөрәгенә сыймый сөенеч.
Яшәтәсе иде Әниләрне,
Китермичә һич тә көенеч!
Һәрбер Ана тели үз баласын
Гел бәхетле итеп күрергә.
Әзер алар, газиз баласына,
Ярты җанын бүлеп бирергә.
Инсаф, әдәп үрнәге ул һәрчак.
Бөек аның куйган хезмәте.
Ана хакын хаклап, күрсәтик без
Аналарга тиеш хөрмәтне.
Безнең өчен яшәү өлгесе син.
Бар назыңны безгә багышладың.
Ап-ак карлар яуган шушы көндә.
Таралсыннар барлык сагышларың.
Көчле бит син. Әнкәй, түзем җанлы,
Мәрхәмәтле, изге күңелле.
Безгә биргән яшәү көче өчен.
Ходай олыласын үзеңне.
Без яшибез. Әнкәй, син булганга,
Тормышларның белеп кадерен.
Сиңа ныклы саулык телибез без.
Исәнлектә үтсен гомерең.
Син соң әллә изге фәрештәме,
Әллә инде тылсым иясе.
Йөрәк җылың өчен рәхмәт әйтеп
Килә бүген башны иясе.
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барсын сыйдыручы зур йөрәк.
Рәхмәт сиңа, гомер буе безне
Сакладың син һәрбер ялгышудан.
Синең өчен ныклы саулык, бәхет
Сорыйбыз без һәркөн Аллаһыдан.
Мәрхәмәтле безнең әниләр.
Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гузәл әниләр.
Сездә яши сүрелмәслек хисләр,
Йөзегездә шәфкать нурлары.
Сезнең җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары
Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенэ тиңлим
Әнкәемнең йөрәген,
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә
Нигә кояш көлеп карый
Беләбез һәммәбез дә
Әни!Әни җирдә иң кирәкле кеше.
Әниләрнең белик кадерен
Җил-давылдан саклап үстергән ул
Кызганмыйча бөтен гомерен
Аның киңәшләре көч-дәрт өсти
Илһам бирә миңа яшәргә
Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын
“Әни”диеп аңа дәшәргә.
Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.
Бәхетле булсын, балам, дип
Әни бик нык тырыша.
Үпкәләмим, кайчагында
Әз-мәз генә орышса.
Әнием, тик син булганга
Бәхетле көлүләрем.
Кояшлы якты дөньяда
Очынып йөрүләрем.
Гади дә син һәм гадел дә
Син — тормыш гүзәллеге.
Йомшак булсаң да, үзеңдә
Әтиләр түземлеге.
Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Люция Аблеева
Нихәл кызым? Хәлең ничек?
Әйбәт әни — вакыт юк…
Ачуланма инде кызым,
Сагындым, түземлек юк!
Әни хәзер мин ашыгам,
Үзем шалтыратырмын!
Эшләремне бетерим дә
Бәлки сезгә кайтырмын!
Көттем,көттем дә мин кызым-
Шалтыратырга булдым!
Синнән хәбәрләр булмагач,
Кайгы-хәсрәткә тулдым!
Күп тапкырлар шалтыратты-
Әнисе хәл белергә!
Ә кызының вакыты юк,
Эше тыгыз күренә!
Бер үзем мин… бигрәк моңсу
Сезне күрәсем килә!
Кызым кайчан кайтырсың син?
Йөрәгем ярсый, тибә!
Вакыт үтә, көн дә көтә
Тәрәздән күзен алмый!
Әни күңеле йомышак-
Күзләре ничек талмый?
Шулай бер көн… караңгы төн
Әнисе шалтырата!
Хәлем авыр, бик тә яман
Кайт кызым исән чакта…
Нигә әни шулай итеп
Төнлә шалтыратасың?
Көн җитмәде мени сиңа-
Йокы бүлеп ятасың!
Иртәгесен кинәт тагын,
Телефон шалтырады!
Бу юлы әнкәсе түгел-
Күршесе шалтыратты!
Әниегез җанын бирде,
Бүген иртән, таң аткач!
Җирләргә кайтып җитегез-
Эшегез калсын бераз….
Шулай итеп әни кызын-
Башка күрә алмады!
Бәхилләшми китеп барды,
Күңел тыныч калмады!
Әнкәйләрне онытмагыз,
Кайтыгыз исән чакта!
Үкенечле булып кала-
Әни булмас шул чакта!
Фирая Габдуллина.
* * *
Бәлки, бик сагынмам
Дип киттем авылдан,
Ә күңел барыбер сагына.
Син калдың шул анда —
Сагынам шуңа да.
Гомер ит син исән-сау гына!
Яраттың безне син,
Барсына түздең син,
Кичердең ни генә кылсак та.
Бигрәкләр сөйкемле,
Нәкъ безнең шикелле
Яшь идең әле син ул чакта!
Күңелем шул чакны
Сагына шул чаклы —
Күңел яшь чагыңны сагына.
Тик ябык ишекләр —
Кайтарыйм ничеклөр,
Әнием, сине яшь чагыңа?!
Роберт Миңнуллин
* * *
Әнкәй дә картайган инде,
Чәчләре дә агарган.
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.
Бик килешә аклары да,
Сагынам карасын да.
Мин агарткан чәч тә бардыр
Ул чәчләр арасында.
Әнкәйнең ап-ак чәчләре
Агарган безнең хакка.
Ул һаман яктыра бара
Күңеле, җаны акка.
Сокланып карап торырлык —
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.
Әнкәй дә картайган инде.
Чәчләре дә агарган.
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.
Сокланып карап торырлык —
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.
* * *
Мин язларга сине тиңлим, әнкәй,
Якты язлар кебек карашың.
Күңелеңдә бары изгелекләр,
Якты юллар гына ярасың.
Һәрвакытта алда барасың.
Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй,
Шундый җылы синең кочагың.
Яшәгез сез, әтием белән икәү
Сүндермичә яшәү учагын.
Мин җәйләрдә сиңа очамын.
Мин көзләргә сине тиңлим, әнкәй,
Сары сагыш сары көзләрдә.
Үткәргәнсең күпме югалтулар,
Алар чагыла синең йөзләрдә.
Үпкәләмә, әнкәй, көзләргә.
Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй,
Ак бәс кунган инде чәчләргә.
Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән
Язсын әнкәй диеп дәшәргә,
Ак кышларда бергә яшәргә!
* * *
Әнкәйләргә Аллаһ ярдәм бирсен!
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык…
Давылларга каршы китәбез без,
Утлар-сулар күпме кичелә!
Туган өйгә юлны онытабыз —
Ә әнкәйләр барсын кичерә.
Якын дуслар ташлап китә безне,
Хыялларын күпләр югалта.
Әнкәйләргә кайтып егылабыз —
Ә әнкәйләр безне юата.
Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Синең белән бергә сөенә дә,
Кайгыларың булса — тарата.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз…
Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр,
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!
Р.Миннуллин
* * *
Кичләр җиткән саен моңсуланып
Чыгасыңдыр капка янына.
Сабырлыклар бирсен сиңа, әнкәй,
Чыдамлыклар бирсен җаныңа.
Капка төпләренә чыгасыңдыр
Басылмасмы ярам диеп.
Ярты төнгә кадәр торасыңдыр
«Кайтып төшмәс микән балам» — диеп.
Кайтмый калсам әгәр әрнүләре
Көчәядер синең күңелеңнең.
Гомер буе әрнеп һәм кичереп
Яшәүләре җиңел түгелдер.
Күзкәйләрең тулы сабырлыктыр,
Күңелләрең тулы ярадыр.
Почтальоннар үтеп киткән саен
Йөрәкләрең чәнчеп аладыр.
* * *
Шомырт чәчәк атса,
Илгә кошлар кайтса,
Җаным тула минем назларга.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Якты тормыш миңа
Бүләк иткән өчен язларда.
Йөрәк җылың белән,
Бишек җырың, белән
Күңел кылларымны чирткәнсең.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Сабый чакларымнан
Бу дөньяга гашыйк иткәнсең.
Язгы кояш төсле,
Сулмас яшәү көчен
Биргәнсең син миңа гомергә.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Кояш булып миңа
Мәңге-мәңге яшә бу җирдә.
* * *
Тузаннарны сөртеп чыктым
Коедан су китердем
Әни эштән кайтуына
Бөтен эшне бетердем.
Булмәләрне жыештырдым,
бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер,
Әни ял итсен әле…
* * *
Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә —
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә!
Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек.
Читкә китми, әниләрне
Һаман саклап йөрербез.
Әни кушса, әти белән
Тауларны күчерербез!
Матурлар безнең әниләр
Данлы эшләре белән.
Әтиләр белмәгән эшне
Әниләр эшли белә.
Наз гөлләре үсеп чыга
Сез үткән буш җирләдән.
Кабул итегез котлаулар
Безнең кебек ирләрдән!
* * *
Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?
Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!
- Халыкара хатын кызлар көне белән
- Безнен телэк
- 17 яшь
- 18 яшь
- 20 яшь
- Балага котлау
- Энигэ котлау сузлэре
- Энигэ котлау
- Никах коне белэн
- Никах мэжлесенэ
- Котлау яна елга
- 60 яшь
- Туйда эти-энигэ рэхмэт сузе
- Ихлас кунелдэн котлыйм
- 55 яшьлек юбилеен белэн
- Ана булу белән (бала туу белән) котлау сүзләре
- Туган конен белэн тэбриклибез
- 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм
- Ир-атны илле яше белән котлау
- Илле яшьлек юбилей белән хатын-кызны котлау
Халыкара хатын кызлар көне белән
Мөхтәрәм ………………!
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә…
Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!
Котлы булсын бәйрәмегез!
Безнен телэк
Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
17 яшь
Бердәнберем! Йөрәгемнән ташып чыккан хисләр, Таң җилләре аша, 17 яшең тулган көндә сиңа Котлау булып барып ирешсен! Әгәр дә син ай нурлары булып кичтән килсәң, Кояш булып иртән көлсәң, Яшьлегеңнең таңнарында ташкын булып агармын, Бәгъремә тамчы-тамчы булып тамармын. Кояшларга мнеп китсәң, Мәхәббәтле күзләреңне күрер өчен, Кояштан да табармын. Яшьлегең күмелсен гөлләргә, Изге ниятләрем, изге теләкләрем бедән, бу мин әле – дустың … .
18 яшь
Кадерле … ! Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың. Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә. Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!
20 яшь
… ! Туган көнең белән!
20 яшь ул, май аеның үзе кебек, иң дәртле, иң көчле, искитмәле шәп, гүзәл, күңелле чак. Бәхет инешең тулып аксын, көннән-көн артсын, мәхәббәт чишмәң чиста, саф булсын. Йөрәгеңә дә, беләгеңә дә ил танырдай көч-куәт өстәлсен. Имәндәй тазалык, саулык телим. Яшьлегең гомере озын булсын.
Балага котлау
…. бик тырышып укый, бик сөйкемле һәм тәртипле бала. Алдагы тормышында да гел шундый булып калсын. Үз бәхете тәүфигы белән үссен, сәламәт булсын, бер дә авырмасын. Һәрвакыт көләч йөзле, тәмле телле булсын!
…. исемле (кызга яки малайга) бу шатлыклы көнендә бәхетле, сәламәт, шат күңелле булып, әти-әнисенә гел сөенечләр китереп үсүен, тырышлык, укуында зур уңышлар телибез.
Энигэ котлау сузлэре
Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.
Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән. Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар. Безнең әни (авыл) авылында яшәүче (исеме, әтисенең исеме (отчество).
Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.
Ул — әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше.
Ул — һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк.
Ул — бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.
Ул — гомер уртасына якынлашучы гап-гади хатын кыз.
Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Энигэ котлау
Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, иләһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче Әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, «җан җимешем, балам» дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.
Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.
Никах коне белэн
Сезне бүгенге изге, матур бәйрәмегез – никах көнегез, белән ихластан тәбрик итәбез.
Чәчәк атсын тормыш гөлләрегез, яңгыр түгел бәхет яусын сез узасы юлларга. Бүгенгедәй бик күп язлар, җәйләр сезне көтеп торсын, теләп сезгә изге теләкләр. Пар канатлар булып яшәгез сез, һәрбер кеше сезгә соклансын. Һәрчак шулай шат яшәгез күрмичә тормыш зарын. Бер-берегезгә терәк булып, кирәк булып үтегез сез гомер үрләрен. Тигезлектә узсын гомер юлларыгыз кагылмыйча язмыш ачысы. Фәрештәләр сезгә һәрвакытта канат җәйсен, саклап сезне хәвеф-хәтәрдән. Күңел түрләрегез һәрвакытта аяз булсын, чикләп узсын болыт-яңгырлар. Туар көннәрегез шатлык куанычлар, тазалык — саулык, тик бәхет кенә алып килсен.
Я, Раббым, сезгә хәерле озын гомерләр, корычтай нык сәләмәтлек, татулыкта, тигезлектә бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, бүгенге хисләрегезне гомерлеккә саклап, үзегезнең дәвамыгыз итеп сау-сәламәт игелекле, иманлы, миһербанлы, шәфкатьле балалар үстерергә сезгә насыйп ит!
Никах мэжлесенэ
Йә, Раббым! Синең әмереңне үтәп, бу яшьләребезгә никах укылды, никахларын төзек кылып, мәхәббәтләрен дәвамлы кыл. Ошбу парларга хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, тәкъдирләнгән гомерләрендә тигез яшәүләрен насыйп кыл.
Сездән туган балалар да динебезне, илебезне, милләтебезне куәтләүче, үзегезгә миһербанлы, шәфкатьле, исән вакытта хөрмәт кылучы, вафат булсагыз, догачы балалар булса иде. Шул балаларны шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә Аллаһ Тәгалә насыйп итсә иде.
Тормыш дигән озын авыр юлны бер-берегезгә таяныч булып, бер-берегезне хөрмәт итеп, хаталарыгызны гафу итеп, бер-берегезгә юл куеп үтәргә күркәм сабырлыклар бирсә иде. Әмин.
Котлау яна елга
Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.
60 яшь
Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир- ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.
Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз.
Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз.
Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә, догаларыгызга җавап бирсен.
Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.
Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Якынайтып безгә картлыкны.
60 яшьлек гомер гомермени
Яшә әйдә тагын алтмышны!
Хатын-кызны 60 яше тулу унаеннан котлау
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр.
Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
60 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.
Туйда эти-энигэ рэхмэт сузе
Сез мине кадерләп һәм назлап пар канат астында үстердегез. Зур тормышка аяк баскач сыгылмый һәм сынмый яшәрлек көч бирдегез. Туган йортта мин кадерле бала булдым. Итагатьле, инсафлы һәм белемле итеп тәрбияләдегез. Сезнең киңәшләрегез, бетмәс-төкәнмәс йөрәк җылыгыз тормышта үз урынымны һәм үз тиңемне табарга ярдәм итте.
Бүген минем иң бәхетле көнем. Сез бүген минем язмышымны яраткан кешемнең кулларына тапшырасыз. Минем бәхетле, шатлыклы гомер кичерүемне телисез. Мин сезнең үрнәктә ир хакын, ата-ана һәм бала хакын хакларга өйрәнеп үстем.
Гомер елгасын кичкәндә: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», дигән гыйбарәне һәрчак истә тотармын. Сезгә минем өчен кызарырга туры килмәс дип уйлыйм. Рәхмәт сезгә барысы-барысы өчен дә. Киләчәктә дә саулык белән, безнең бәхетебезгә куанып, тигезлектә яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Сез безгә һәрвакыт кирәк. Сәламәт булыгыз!
Ихлас кунелдэн котлыйм
Кадерле … ! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
… ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
55 яшьлек юбилеен белэн
Кадерле … !
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма
Ана булу белән (бала туу белән) котлау сүзләре
Сине бөек исем, зур бәхет иясе — Ана булуың белән тәбриклибез. Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда.
Нәниеңнең якты дөньяга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез.
Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы тәгалә холык, тәүфыйк, акыл һәм сихәт бирсен. Үзеңә тагын матур-сәламәт бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйнауларыннан, «Әни» дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табып яшәргә насыйп итсен.
Иманлы бала булып усуен телибез
Елмаю ул — кешенең җанындагы, тәнендәге бөтен күзәнәкләрен уятучы сихри көч. Елмаюга сусаган күзләр, бу көч тәэсирендә кая карарга белмичә камашалар. Чынлап та, бу төссез тормышта елмаю, дөньяны төрле төсләргә күмә алырга сәләле. Ә сабыең — үз сабыең елмаюы, эчкерсез, саф, гади, якын, яктылык, җылылык бөркетә торганы, уеңдагы барлык борчу-хәсрәтләрне оныттыра, сөйдерә, яраттыра торганы…..
Кадерле, … ! Котлыйм! Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз. Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай, акыллы-тәүфыйклы, чын кеше булыр өчен туганлыгына ышанабыз. Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.
Ата-ана өчен баланың кадере хакында әйтеп тору урынсыз дип уйлыйм. Чөнки бу хисләрне кеше сүзләре белән генә әйтеп булмый. Ул хис — нәкъ шул елмаюдан башланган һәм гомерлеккә үзенә чорнап алган акыл белән генә аңлатып булмаслык хис. Сезгә шул хисне бөтен барлыгыгыз белән кичереп шул туган нарасыегыз өчен җаваплылыкны истән чыгармыйча, берни белән дә алмаштырып булмаслык ата-ана назын кызганмыйча гел куанышып яшәргә дигән теләктә калабыз!
Туган конен белэн тэбриклибез
Кадерле … !
Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез.
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.
50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм
……! Сине олы бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм!
Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Син яшисең шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә.
……! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Изге теләкләр белән ….
Ир-атны илле яше белән котлау
… ! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың.
Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа.
«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, балаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.
Илле яшьлек юбилей белән хатын-кызны котлау
… ! Сине 50 еллык юбилеең белән тәбриклибез!
Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана булдың. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Балаларың берсе-берсе ун егеткә торсын, башлы-күзле булып үзең кебек матур тормыш корсын. Өең шулай элеккечә нурга чумсын.
Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез.
Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы белән балаларың, оныкларың, туганнарың янәшәсендә куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Әниебез! Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Кадерле әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барсы өчен дә!
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә кирәк.
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, әтиебез белән тигезлектә, җан тынычлыгы белән, балалар игелегендә оныклар сөенечендә, туганнарыңның ихтирамын тоеп, озак яшәвеңне теләп калабыз.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Җиткерәбез туган көнеңдә.
Үстердегез безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барсы өчен дә.
Кадерлебез! Сине олуг бәйрәмең белән чын күңелебездән ихластан котлыйбыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, тигезлектә, тулы тормышта сөенеп, якыннарыңның җылысын тоеп, игелекләрен күреп, рәхәтлектә яшәвеңне телибез.
* * *
Без Сезне олы юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Үз эшегезне зур осталык, тѳгәл һәм күңел җылыгызны биреп башкарасыз. Тырыш, кешелекле, ярдәмчел булуыгыз белән зур ихтирам һәм хѳрмәт яуладыгыз. Җир йѳзендәге иң матур, иң изге теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет-куанычлар,күтәренке рух, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, муллыкта озын гомер кичерүегезне телибез.
Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,
Кѳннәрегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Гомерләр дә озын булсын, дибез
Бәхетләр дә булсын гомерле!
Белеп яшәгез Сез – безнеӊ өчен
Сез иӊ газиз һәм иӊ кадерле!
Кадерле әтиебез! Сине туган көнең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сиңа булган якты, матур теләкләребез иксез-чиксез. Сабырлыгың, миһербанлыгың, саф күңелең өчен без сиңа бик рәхмәтле! Син безнең тыянычыбыз,яклаучыбыз һәм саклаучыбыз. Безне үстереп кеше иткәнең өчен мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез. Киләчәктә дә әниебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта мең яшәргә насыйп булсын!
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.
Кадерле әтиебез, Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Кадерле энебез! Сине олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа хәерле озын гомер, тән сихәте, җан тынычлыгы, якты көннәр насыйп итсен. Син һәрвакыт ярдәмчел, сабыр, һәммәбез өчен кайгыртып яшәүче олы җанлы һәм киң күңелле булдың. Киләчәктә дә муллыкта, тигезлектә, балаларыңның игелеген күреп, хәерле гомер кичереүңне телибез.
Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрең биреп яшәүче, балалар дип торучы кадерлеләребезгә бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешми яшәвегезне телибез. Өебез һәрвакыт якты, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тигезлектә хәерле, тыныч тормышта озын гомер кичерүегезне телибез.
Кайгы-хәсрәт юл тапмасын
Безнең тату бердәм ояга.
Бергә матур итеп, куанып яшик
Бәхет-шатлык татып дөньяда.
Яңа яңалыкларны һәм актуаль мәгълүматны «Лениногорск хәбәрләре» һәм «Заман сулышы» газеталары номерларында укыгыз, «Лениногорск Яңалыклары»программасында карагыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз