Тормыш иптэшемэ туган кон котлавы

Буген синен туган конен жаным
Белмим нилэр булэк итэргэ?
Аз булыр кук ни генэ алсамда
Кояш булып нурмы сибэргэ?

Йорэгемне булэк итэр идем
Ул бит инде синеке куптэн
Бэхет булэк итэр идем сина
Ходай узе жибэрде куктэн.

Куз нурларым сина бирер идем
Алар куптэн синен кузендэ
Ай нурларын алып сибэр идем
Ул нур балкый синен йозендэ.

Жылы жиллэр сина жибэриммме?
Чэчлэренне назлап сояргэ
Яннарында мин бар,бары сине
Озелеп соеп,янып кояргэ.

Чэчэклэрдэн купер урер идем
Сусыз корыр алар,кибэрлэр
Йорэк жылым сибэм юлларына
Алар безгэ бэхет телэрлэр.

Нилэр генэ булэк итим сон?
Барыда бар,син ин бэхетле
Син бит минем очен падишахсын
Куптэн таптын алтын тэхетне.

Барлык булган шушы бэхетлэрне
Учта саклап,яклап яшикче!
Буген туган конен жимешкэем
"Исэн генэ бул"-дип дэшимче.

Портал Стихи.ру предоставляет авторам возможность свободной публикации своих литературных произведений в сети Интернет на основании пользовательского договора. Все авторские права на произведения принадлежат авторам и охраняются законом. Перепечатка произведений возможна только с согласия его автора, к которому вы можете обратиться на его авторской странице. Ответственность за тексты произведений авторы несут самостоятельно на основании правил публикации и законодательства Российской Федерации. Вы также можете посмотреть более подробную информацию о портале и связаться с администрацией.

Ежедневная аудитория портала Стихи.ру – порядка 200 тысяч посетителей, которые в общей сумме просматривают более двух миллионов страниц по данным счетчика посещаемости, который расположен справа от этого текста. В каждой графе указано по две цифры: количество просмотров и количество посетителей.

© Все права принадлежат авторам, 2000-2020. Портал работает под эгидой Российского союза писателей. 18+

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа

12 Фев 2016 | Автор: admin

Кадерлебез, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа го­мернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз.

Улыбыз безнең — күз нурыбыз
Йөрәгебезнең назлы моңы.
Иман нуры йөзләреңдә,
Җылы караш күзләреңдә.
Алла биргән син бүләк,
Тормышыбызның син терәге.
Гомер юлың озын булсын,
Кояш нуры сибеп торсын.
Мәрхәмәтле бул син, улым,
Якты булсын синен юлың.
Бәхет тәүфыйк бирсен Аллам,
Юлдаш булсын сиңа догабыз.

Кадерле абыем! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, уңышлар телибез.
Чын ир егет гел ярдәмчел була
Минем абыем шикелле.
Таяныч һәм терәк тоеп яшим
Абыем яхшы булганга.
Бик бәхетле, озын гомер телим,
Абыем, сиңа дөньяда.
Булышасың һаман чын күңелдән
Кулыңнан килгән кадәрле .
Горурланам, абыем, синең белән
Син миңа шундый кадерле!

Иң изге теләкләр белән сеңелең …..
***

Кадерлебез, сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, рәхмәтләргә, рәхәтләргә төренеп яшә. Без сине яратабыз!
Күпме булса җирдә изге теләк
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туар көннең һәрбер таңында.
100 ел яшә әле бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Кадерле тормыш ип­тәшем, әниебез, әбие­без, кодагыебыз, күрше­без! Сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын, тыныч-тигез гомер, шатлык-куанычлар телибез.
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле!
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең ……
***

Сине юбилеең белән чын күңелдән котлап, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Ходай сине миңа бүләк иткәнгә мин бик бәхетле. Миңа булган хөрмәтең, керсез мәхәббәтең өчен рәхмәт сиңа. Киләчәктә язмыш безне кайгы-хәсрәтләр белән сынатмасын, пар канатыбызны аермасын, озак еллар бәхет-шатлыкта, муллыкта гомер итәргә насыйп булсын.
Рәхмәт сиңа, җаным-җәмәгатем,
Тормыш йөген икәү тартканга.
Сикәлтәле юлларны үткәндә
Сер бирмәгән өчен ятларга.
Рәхмәт сиңа, җаным-карлыгачым,
Мине аңлап, юлны биргәнгә.
Ир — баш, хатын — муен, диеп,
Тормыш юлын ипләп үткәнгә.
Рәхмәт сиңа, җаным-сөеклем,
Гомер буе сабыр булганга
Сабыр төбе — сары алтын, диләр,
Шул сүзләрне истә тотканга.
Энҗе туйга хәтле яшәдек.
Раббым язсын озак яшәргә.
Алтын туйны бергә каршылап,
Бриллиант туйга да җитәргә.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың…..
***

Кадерлеләребез! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз.
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.
Илле биш ел! Шактый вакыт
Парлап гомер ителгән.
Бер-берегезгә терәк булып,
Озын юллар үтелгән,
Серле йомгак сүтелгән.
55 еллык туй көнендә
Тигезлик телик, бәхет.
Сезнең белән, әти-әни,
Яшәүләр шундый рәхәт,
Бездән сезгә зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән: кызларыгыз, кияүләрегез, онык-оныкчыкларыгыз.
***

Кадерле туганыбыз! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа корычтай нык сәламәтлек, бала-оныкларыңның куанычын күреп, Муса белән бергә озын-озак гомер кичерергә язсын.
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син — бәхетле бул!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!

Иң изге теләкләр белән туганнарың:
***

Кадерлебез, сине их­лас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, тыныч, тигез, озын гомер, шатлык-куанычлар телибез.
Күпме булса җирдә изге теләк —
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең
***
Кадерле туганыбыз Разия апа! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, кайгы-хәс­рәтсез, озын гомер, бала-оныкыларыгызның куанычларын күреп яшәргә язсын.
Туганлыкны саклап яшик шулай
Бер-беребезнең хәлен белешеп.
Кайгы килсә бергә уртаклашып,
Шатлыкларны бергә бүлешеп.

Күңеле алтын кешенең
Бәйрәме дә күңелле.
Көн дә үткәрәсекилеп
Тора туган көнеңне.
Туган көндә үзеңне дә
Мактыйсы килеп тора.
Мактап тормыйм,
Шәплегеңне
Барсы да белеп тора.
Бәхет кенә алып килсен
Туасы иртәләрең.
Татып яшә дуслар иңен,
Гүзәлләр иркәләвен.
Кайгылары урап үтсен,
Авырлыклар җиңелсен.
Юкка-барга баш иярлек
Егет түгел инде син.
Шатлыкларың артып торсын,
Калкып торсын кесәң дә.
Бу заманда ул да кирәк,
Нәрсә генә дисәң дә.

Кадерле кешегезнең, әти-әниегезнең, якыныгызның туган көне, юбилее җитте, ди. Ә сез аны үзенчәлекле, матур итеп котларга телисез. Без сезгә ярдәмгә килергә булдык. Игътибарыгызга туган көн котлаулары тәкъдим итәбез.

Кадерлеләребез, ихлас күңелдән гомер бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез.

Сезнең ачык күңелле, көләч йөзле, саф елмаюлы, олы йөрәкле, туган җанлы, ярдәмчел булуыгызга сокланабыз. Акыллы киңәшләрегез, мәрхәмәтле, кунакчыл булуыгыз тормышыбызны бизи, кәефебезне күтәрә.

Ходай биргән гомернең кадерен белеп, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, исәнлектә-саулыкта, күңел тынычлыгы белән, бәрәкәтле мул тормышта һәр туган көнгә сөенеп, озын хәерле гомер кичерергә язсын.

Алтын яфрак яуган чакта

Сез тугансыз дөньяга.

Тән сихәте юлдаш булсын

Һәм иминлек һәр көндә.

Күңел күгегез аяз булсын,

Ташып торсын җанда егәрлек.

Куанычлар гына телибез

Гомер көзләренә җитәрлек.

Сабырлык, киң күңеллелек, уңганлык, мәрхәмәтлелек – болар әниебезгә хас матур сыйфатларның берничәсе генә. Тормыш сөючән, булганына шөкер итеп яшәүче, кечкенә генә сөенечне дә зур итеп кабул итүче кадерлебезнең исән-сау булып, безне куандырып яшәвен телибез.

Күз нурыңны түктең безнең өчен,

Йөрәк җылың булды гел юлдаш.

Шатлыгыбыз арта сиңа карап,

Безнең өчен бәхет син булгач.

Яшьлектә корган гаиләбездә балаларыбызны үстереп олы тормыш юлына аяк бастырдык. Аларга үрнәк, яхшы әти, минем өчен ныклы таяныч, олы терәк булганың өчен зур рәхмәт. Әле күп еллар бәхетле гомер кичерергә, балаларыбызның уңышларына куанып яшәргә язсын.

Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын

Безнең тату, бердәм ояга.

Пар канатлы булып озак яшик

Бәхет-шатлык татып дөньяда.

Әтиебезнең тырышлыгына, осталыгына, гаилә җанлы булуына сокланабыз. Олы киңәшчебез, ярдәмчебез булып, елларга бирешмичә, сау-сәламәт гомер итәргә язсын сиңа, әткәй. Туган йортыбыз әнкәебез һәм әткәебез булганда нурлы, якты һәм матур. Без сез булганга бик бәхетле, кадерлеләребез.

Безнең өчен күпме тырышасың,

Уйланасың гомер эчендә.

Онытмабыз, әткәй, һичбер вакыт,

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт булуыңны телибез. Безгә биргән яхшы тәрбияң өчен мең рәхмәт. Сөекле әниебез белән 56 ел иңне-иңгә куеп, безгә үрнәк булып яшисез. Ходай Тәгалә киләчәктә тә тигезлегегездән аермасын. Әле озак еллар сезнең янга ашкынып кайтырга, көләч йөзегезне күреп куанырга язсын. Без сезне бик тә яратабыз.

Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен,

Тәрбияңә, биргән назыңа.

Күңел тынычлыгы юлдаш булсын

Картлыгыңның якты язында.

Ходай сине сәламәтлектән, тигезлектән аермасын. Юлларда имин, хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын. “Бабай“ дип өзелеп торучы оныкларны тәрбияләүдә кызыбызның олы терәге булып, татулыкта бергә-бергә яшик әле.

Бу катлаулы тормыш юлларында,

Син таяныч безгә, син – терәк.

Бәхетле бул, кадерлебез, сәламәт яшә,

Һәрвакытта безгә син кирәк.

60 яшь дип уфтанма син,

Хикмәт яшьтә түгел, яшьнәүдә.

Таза, тыныч тормыш телибез без

Сиңа алга таба яшәүдә.

Без сине бик тә тырыш, киң күңелле, ачык йөзле, кешелекле булганың өчен ихтирам итәбез. Олыны – олы, кечене кече итә беләсең, һәрвакыт кулыңнан килгәнчә булышасың. Гомер бәйрәмең белән котлап, иң мөһиме, сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә әти-әниеңнең ныклы терәге булып, башкаларга кирәк булып яшә. Ходай Тәгалә чикләнмәгән уңышлар, бәхет-сөенечләр насыйп итсен. Сиңа моңа бик тә лаек.

Гел шулай кыю бул бөркеттәй,

Хыялың, өметең зур булсын.

Башлаган эшләрең һәрвакыт

Раббыбыз бары тик уң кылсын.

Кызыбыз, без сиңа бәхетле матур киләчәк телибез. Укуыңда зур уңышларга ирешергә, яңа үрләр яуларга язсын. Безне һәрвакыт сөендереп, шатландырып тор.

Алда синең гомерләрнең

Иң җаваплы, кызык чоры:

Диплом алу, гаилә кору

Һәм бик күп эшләр тагы.

Шуңа күрә искәртәбез:

Уйлап кына кыл һәр эшең.

Бәхет белән озак яшә,

Бул син һәрчак кирәк кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Оцените статью
Профессиональная косметика
Добавить комментарий