Туган конгэ котлау шигыре.
Динара Мухамаева — Шакирова
Туган конен белэн тэбрик итэм
Ала алмыйм зур -зур булэклэр.
Бу тормышта туры яши алсан,
Ходай сине узе булэклэр.
Кайгы курми гел рэхэт яшэ,
Гел елмаю булсын йозендэ.
Зур бэхетлэр хэм шатлыклар телэп
Тэбрик итэм туган конендэ.
Туган кондэ зур бэхет ул
Сау- сэлэмэт булганда.
Эти — эни , туганнарга
Дога кылып торганда.
Балаларын, туганнарын белэн
Тату тыныч яшэгез .
Жэннэтлэргэ керу очен
Сэбаплар эзерлэгез.
Бэхет тауларыннан менгэндэ
Аякларын таймасын.
Изгелек чишмэлэреннен
Сулары саекмасын.
Туган конен бэйрэменэ
Бу шигырь булэк булсын.
Изге юлларда йорергэ
Гел сине эйдэп торсын.
Портал Стихи.ру предоставляет авторам возможность свободной публикации своих литературных произведений в сети Интернет на основании пользовательского договора. Все авторские права на произведения принадлежат авторам и охраняются законом. Перепечатка произведений возможна только с согласия его автора, к которому вы можете обратиться на его авторской странице. Ответственность за тексты произведений авторы несут самостоятельно на основании правил публикации и законодательства Российской Федерации. Вы также можете посмотреть более подробную информацию о портале и связаться с администрацией.
Ежедневная аудитория портала Стихи.ру – порядка 200 тысяч посетителей, которые в общей сумме просматривают более двух миллионов страниц по данным счетчика посещаемости, который расположен справа от этого текста. В каждой графе указано по две цифры: количество просмотров и количество посетителей.
© Все права принадлежат авторам, 2000-2020. Портал работает под эгидой Российского союза писателей. 18+
Улым!
Сине гаҗәп тормыш көтә,
Алларыңда юлның озыны.
Сандугачлар бары юлдаш булсын,
Очрамасын иде козгыны.
Беркайчан да каушап кала күрмә,
Юлдаш булсын сиңа сизгерлек.
Хыялларың чынга ашкан мәлдә
Калдырмасын сине өлгерлек.
Балам, бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күңелеңдә нурлар уйнасын.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын.
Авырлыклар hич тә тойма син.
Улыма
Нәни гәүдәсеннән алдым
Мин сөяргә кулыма.
Озын гомер, сәламәтлек,
Бәхет телим улыма.
Яшә якты дөняларда
Белеп гомер файдасын!
Үз балаңны иркәләүдән
Татлы мизгел кайда соң?
Әткәй – әнкәйнең кадерен
Беркайчан да онытма!
Тормыштагы бар авырлык –
Миһербанлык юклыктан…
Үзебез дә сабый идек,
Хәзер әти – әни без.
Катлаулы гомер юлында
Тик сез диеп яшибез.
*****
Көнең якты булсын,
Төнең татлы булсын,
Көләч булсын hәрчак йөзләрең.
Уйна да көл, әле яшь чагың,
Матур килсен гомер көзләрең.
Дошманың булмасын,
Дусларыңнан уң син,
Алар кирәк гомер кичәргә.
Ялгыз кораб ышанычсыз ул
Тормыш диңгезендә йөзгәндә.
*****
Туар таңың нурлы, барыр юлың
туры,
Юлдашың үзеңә тиң булсын.
Елмаеп сәлам бир hәр көнгә,
Йөзләреңә синең нур тулсын.
*****
Улым минем, күзем нуры.
Йөрәгемнең назлы моны.
Иман нуры йөзләреңдә
Җылы караш күзләреңдә.
Аллам биргән син бүләге,
Тормышымның син терәге.
Гомер юлың озын булсын,
Кояш нуры сибеп торсын.
Мәрхәмәтле бул син улым.
Якты булсын синен юлың.
Бәхет тауфик берсен Аллам,
Юлдаш булсын сиңа догам.
Поздравление с днем рождения детей на татарском языке
Туган көн белән котлау балаларга
Котлы булсын туган көннәрегез
Көлеп торсын һәрчак күзләрегез.
Матур булсын тормыш юлларыгыз,
Сез бит безнең матур гөлләребез.
Туган көне белән улыма
Сине гаҗәп тормыш көтә,
Алларыңда юлның озыны.
Сандугачлар бары юлдаш булсын,
Очрамасын иде козгыны.
Беркайчан да каушап кала күрмә,
Юлдаш булсын сиңа сизгерлек.
Хыялларың чынга ашкан мәлдә
Калдырмасын сине өлгерлек.
Балам, бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күңелеңдә нурлар уйнасын.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә тойма син.
Көнең якты булсын,
Төнең татлы булсын,
Көләч булсын һәрчак йөзләрең.
Уйна да көл, әле яшь чагың,
Матур килсен гомер көзләрең.
Дусларыңнан уң син,
Алар кирәк гомер кичәргә.
Ялгыз кораб ышанычсыз ул
Тормыш диңгезендә йөзгәндә.
Туар таңың нурлы, барыр юлың туры,
Юлдашың үзенңә тиң булсын.
Елмаеп сәлам бир һәр көнгә,
Йөзләреңә синең нур тулсын.
Улыбыз безнең — күз нурыбыз
Йөрәгебезнең назлы моңы.
Иман нуры йөзләреңдә,
Җылы караш күзләреңдә.
Алла биргән син бүләк,
Тормышыбызның син терәге.
Гомер юлың озын булсын,
Кояш нуры сибеп торсын.
Мәрхәмәтле бул син, улым,
Якты булсын синен юлың.
Бәхет тәүфыйк бирсен Аллам,
Юлдаш булсын сиңа догабыз.